Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы игенчеләре урак темпын көчәйтә

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында әлегә 6278 гектардан, ягъни тиешленең 16 процент өлешеннән бөртек суктырып алынган. Бу күрсәткеч көн саен уртача 900-1000 гектарга үсә бара. Башкалар белән чагыштырганда, "Үтәмеш­АГРО", "Сөлчә", "КүтәмәАГРО фирмасы", "Био­АГРО", "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләрендә урак темпы югары, аларда барлык мәйданнарның 46-21 процент өлешендә комбайннар узган. Бүген күпчелек...

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында әлегә 6278 гектардан, ягъни тиешленең 16 процент өлешеннән бөртек суктырып алынган. Бу күрсәткеч көн саен уртача 900-1000 гектарга үсә бара.

Башкалар белән чагыштырганда, "Үтәмеш­АГРО", "Сөлчә", "КүтәмәАГРО фирмасы", "Био­АГРО", "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләрендә урак темпы югары, аларда барлык мәйданнарның 46-21 процент өлешендә комбайннар узган.

Бүген күпчелек хуҗалыкларда арпа, арыш һәм уҗым бодае суктыралар. Солы да өлгерә, иртәрәк чәчкән участок­ларда сабан бодае да озак көттермәс. Быел арпа елы, һәр гектардан уртача 32 центнер уңыш җыялар. Бу культура 8636 гектарда игелде, 4307 гектарыннан уңыш суктырып алынды. Тулаем бөртекле-кузаклылар 38 мең 91 гектар мәйдан били.

Әлегә район буенча гектар көче 29 центнер чамасы.


undefined авыл хуҗалыгы ЧирмешәнАГРО урак

Нет комментариев