Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Акча гына ярдәм итәрме?

Август аеның икенче ункөнлегендә элек дарулар урынына акчалата компенсация алган федераль ташламага ия 7 кеше 2018 елда акчадан баш тартып дару алырга теләүләре турында РФ Пенсия фондының район идарәсенә килеп гариза яздылар. -Билгеле, бу күп түгел, чөнки районда ташламага хокуклары булган 2098 инвалид бар, шуларның 1304есе дарулардан баш тарткан, -...

Август аеның икенче ункөнлегендә элек дарулар урынына акчалата компенсация алган федераль ташламага ия 7 кеше 2018 елда акчадан баш тартып дару алырга теләүләре турында РФ Пенсия фондының район идарәсенә килеп гариза яздылар.


-Билгеле, бу күп түгел, чөнки районда ташламага хокуклары булган 2098 инвалид бар, шуларның 1304есе дарулардан баш тарткан, - ди идарә начальнигы Гөлфия Гыймранова. -Сәламәтлекләрендә проблемалар булган кайбер кешеләр бушлай дарулардан баш тартып алар үзләренә зыян ясауларын аңлый башлады. Ул бит гел шулай, син түгел, ә башка берәүләр каты чирләп китәр кебек тоела. Ләкин тормышта еш кына киресенчә дә килеп чыга, авыруың кинәт көчәеп китәргә мөмкин, даруларсыз яши алмый башлыйсың. Хәзер дарулар арзан түгел, бернинди акчалата компенсация дә чыгымнарны каплый алмас. Акча урынына медикаментларны янә ала башлап булмый, гаризаны Пенсия фонды идарәсенә 1 октябрьгә кадәр язарга кирәк, ә даруларны бары яңа елның январеннан алырга була.

Идарә белгечләре әйтүенчә, соцпакет (социаль хезмәтләр җыелмасы) бәясе хәзер 1048 сум 97 тиен. Әлеге сумманың күп өлеше - 807 сум 94 тиене медикаментларга туры килә. Бу бик күп түгел. Кулга шулкадәр акча алып сәламәтлегеңне тиешенчә кайгыртып буламы?

Даруларны янә ала башлау турында белешү өчен Пенсия фонды идарәсенә 074 номеры буенча шалтыратып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән соцпакет