Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге музейга агач чана китергәннәр

Чирмешәндәге туган як тарихы музее тагын бер экспонатка баеды - бирегә агач чана китерделәр. Табаннары имәннән, башка урыннары нарат һәм карамадан ясалган әлеге, кечкенә, нык чананы Чирмешәндә яшәүче хезмәт ветераны Фазыйл Садриев Чистай базарында сатып алган. -Яшь вакытларның истәлеге кебек, ул бездә егерме елга якын сакланды, - ди Фазыйл Гата...

Чирмешәндәге туган як тарихы музее тагын бер экспонатка баеды - бирегә агач чана китерделәр.

Табаннары имәннән, башка урыннары нарат һәм карамадан ясалган әлеге, кечкенә, нык чананы Чирмешәндә яшәүче хезмәт ветераны Фазыйл Садриев Чистай базарында сатып алган.

-Яшь вакытларның истәлеге кебек, ул бездә егерме елга якын сакланды, - ди Фазыйл Гата улы. -Ясалышы ошады, хуҗасы -өлкән яшьтәге бер абзый иде.

Элек, малай чагында ук, якташыбыз үзе дә агач эшләнмәләр, әйтик, өрәңгедән, кайнар суда җебетеп, башларын бөгеп чаңгы ясаган. Әтисе сугышта үлеп калгач, барын да эшләргә туры килгән, хәтта тәрәзә яңаклары да юынганнар.

-Бездә кашевка бар, әмма мондый чана юк иде әле, ветеранга рәхмәт, - ди музей директоры Алмаз Закиров. -Аңа берәр залда, һичшиксез, урын табарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән музей агач чана Чирмешән музее