Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Кадида яшәүче хатын-кызның банк картасыннан мошенниклар 57 мең сум акча урлаганнар

01 19 августта Чирмешән янгынчылары Лагерка авылында янган өйне сүндерергә барганнар. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут өйнең түбәсен һәм веранданы юкка чыгарган. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Ә инде язганыбызча, үткән атна башында Керкәледә мунча янган иде. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 41 хәбәр кергән, өч җинаять эше кузгатылган....

01 19 августта Чирмешән янгынчылары Лагерка авылында янган өйне сүндерергә барганнар. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут өйнең түбәсен һәм веранданы юкка чыгарган. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Ә инде язганыбызча, үткән атна башында Керкәледә мунча янган иде.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 41 хәбәр кергән, өч җинаять эше кузгатылган.

Биш юл-транспорт вакыйгасы булган, берсендә зыян күрүче бар, калганнары - матди зыян белән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 12 административ беркетмә төзегәннәр.

17 августта билгесез ир-ат Иске Кадида яшәүче хатын-кызның кесә телефонына шалтыраткан һәм алдалап, аның банк картасыннан 57 мең сум акчасын урлаган.

Әмирдә яшәүче 1958 елгы хатын-кыз Үзбәкстаннан килгән ир-атны фиктив исәпкә куйган өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.

Ивашкинодагы берәүнең хуҗалыгыннан билгесез кешеләр мопед алып чыкканнар, матди зыян 20 мең сум.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 30 чакырту теркәлгән. Аларның күпчелеге хроник чирлеләр янына булган. Көнкүрештә җәрәхәт алуның берничә очрагы бар. Фельдшер Римма Андреева әйтүенчә, Әккәрәй янындагы авариягә (зыян күрүче бар) һәм Лагеркадагы янгынга да чыгарга туры килгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 48 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән хатынкыз Хроника 57 мең