Чирмешәнгә археологлар килә
Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Усть-Багарәк авылында туган. Тарихчы-археолог һәм шәрыкъ белгече. Идел-Урал төбәге, Урта Азия һәм Иран тарихын, борынгы һәм урта гасырлар археологиясен өйрәнүче. 500дән күбрәк фәнни язмалар, шул исәптән 12 уку әсбабы, 40 монография һәм китап авторы, 26 фәнни җыентыкны төзүче һәм фәнни редакторы. Татарстан...
Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Усть-Багарәк авылында туган. Тарихчы-археолог һәм шәрыкъ белгече. Идел-Урал төбәге, Урта Азия һәм Иран тарихын, борынгы һәм урта гасырлар археологиясен өйрәнүче.
500дән күбрәк фәнни язмалар, шул исәптән 12 уку әсбабы, 40 монография һәм китап авторы, 26 фәнни җыентыкны төзүче һәм фәнни редакторы.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире.
Татарстанның көнчыгыш районнары тарихи-мәдәни яктан азрак өйрәнелгән. Бу бигрәк тә Чирмешән, Лениногорск, Баулы, Сарман һәм Мөслим районнарына кагыла. Соңгы елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре Әлмәт, Азнакай, Ютазы һәм Бөгелмә районнары территорияләрен тикшерде. Хуҗалык һәм сәнәгать объектларын төзү барышында элек билгеле булган археологик истәлекләр җимерелгән, эпиграфик һәйкәлләр дә акрынлап җир өстеннән юкка чыга бара. Бу Татарстанның барлык төбәкләренә, шул исәптән, Чирмешән районы да кергән көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш районнарына да кагыла.
Аерым тарихи-археологик табылдыклар да төбәкләрнең һәм аерым торак пунктларның тарихын өйрәнүдә зур роль уйнарга мөмкин. Мәсәлән, 2013 елда Чирмешәндә яшәүче Рафаил Гатин 19 әйбердән торган табылдыклар коллекциясен җыйган. Алар Казанга галим-археологлар кулына барып җиткән, өйрәнелгән. Хәзер бу коллекция Чирмешәннең туган як тарихы музеена куелган. Музей директоры Алмаз Закиров әйтүенчә, экспонатларны танылган тарихчы-археолог Альберт Борһанов җентекләп өйрәнгән һәм алар музейның мөһим өлеше булып торалар. Альберт Әхмәтҗанович әлеге материаллар турында менә нәрсәләр сөйли:
- Бу әйберләр район үзәге Чирмешәннән 6 километр ераклыкта, "Кояшлы" балалар лагерыннан ерак түгел, сөрелгән югары террасада табылган. Алар арасында 7 табылдык археологик кыйммәткә ия һәм Идел Болгары чорына (XII-XIII гасырлар) карый: 4 ук очлыгы, пычак, ат йөгәне һәм агач эшкәртү тишеге. Табылдыклар яхшы сакланган һәм без алар җимерелгән кабердән (курганнан) булырга мөмкин дип уйлыйбыз. Калган әйберләр - тимердән чылбыр, пычак, тотка боҗрасы, кадаклар, тотка-элмәк, ике дага һәм ачкычлар XIX-XX гасырга карыйлар һәм этнографик кыйммәткә ия.
Фәнни әдәбияттан күренгәнчә һәм эзләнү-тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Чирмешән районы территориясендә 30дан күбрәк археологик объектлар теркәлгән, шул исәптән бронза, иртә үсеш алган һәм соңгы урта гасыр эпохаларына, шулай ук соңгы архитектура һәм фортификациягә караган 10нан күбрәк объект.Ләкин исәпкә алынган археологик истәлекләрнең төп өлеше бүген җимерелгән, юкка чыккан. Авыл зиратларындагы тамгалар һәм язулар белән кабер ташлары бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Районда киң масштабта урыннарда стационар фәнни тикшеренүләр үткәрү таләп ителә. Бу эшләр республиканың әйдәүче галимнәре һәм җирле тарихчылар көче белән, хакимият структуралары һәм иганәчеләр ярдәмендә үткәрелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев