Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән укытучылары белем бирү сыйфатын яхшырту юлларын эзлиләр

Укытучыларның быелгы август конференциясе "Чирмешән муниципаль районының стратегик үсеше: шартлар сыйфатыннан - белем бирү сыйфатына" темасы буенча узды. Ивашкинодан "эшелоны белән" яшелчә килгән Киңәшмә башланыр алдыннан район мәктәпләре коллективлары балалар сәнгать мәктәбе бинасы каршындагы мәйданда үз товарларын ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Ниләр генә юк монда?! Быелгы бәрәңгенең чиләген 100-150 сумга куйганнар,...

Укытучыларның быелгы август конференциясе "Чирмешән муниципаль районының стратегик үсеше: шартлар сыйфатыннан - белем бирү сыйфатына" темасы буенча узды.

Ивашкинодан "эшелоны белән" яшелчә килгән

Киңәшмә башланыр алдыннан район мәктәпләре коллективлары балалар сәнгать мәктәбе бинасы каршындагы мәйданда үз товарларын ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Ниләр генә юк монда?! Быелгы бәрәңгенең чиләген 100-150 сумга куйганнар, күпләр аны орлыкка алды. Бер баш кәбестәнең бәясе 45 сумнан башлана. Яңаэлмәлеләрнең күргәзмәсе бик матур, югарыкәминкәлеләр әллә ничаклы камыр ризыгы пешереп килгәннәр. Туймәтләр самавыр "чыжлатты", ивашкинолылар яшелчәләрне поезд эшелоны рәвешендә ясалган вагон-савытларга да тутырганнар. Кыскасы, һәр мәктәп ярминкәгә килүчене үзенчә шаккатырды. Шәп күргәзмә, товарлары яхшы, чәйләре тәмле, йөзләре якты укытучыларның.

Җитди сөйләшү

Конференциядә төп доклад белән чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Әхтәмова бүген район мәгариф системасында иң төп проблемалар дип түбәндәгеләрне атады:

-җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бәйләп, укыту эчтәлеген һәм технологиясен яңартуда соңару;

-укытучылар җитешмәү;

-кайбер белем йортларында материаль-техник базаның тиешле таләпләргә туры килмәве;

-без республика күләмендәге рейтингта әле һаман "кызыл зона"да.

Киләсе уку елында мәктәпләрдә 2233 укучы белем алачак. Аларны һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне сыйфатлы укыту, тәрбияләү өчен яхшы шартлар булдыру мөһим. Шушы максатка йөз тотып, быел Кара Чишмәдә мәктәп һәм балалар бакчасы, район үзәгендә "Ромашка" балалар бакчасы биналары капиталь ремонтланды. Иске Үтәмеш, Ивашкино мәктәпләре, Әккәрәйдә мәктәпнең дә, балалар бакчасының да биналары җылытылып, тышланды. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында, Ульяновка мәктәбендә, Иске Элмәле белән Кармышта мәктәп һәм балалар бакчалары биналарында капиталь ремонт эшләре бара. Ремонтланган биналарда җиһазларның да яңартылуы сөенечле.

Казанкада 2018нче елда 15 балага исәпләнгән башлангыч мәктәпне төзеп бетерү планы куелган, иң мөһиме - балалар гына булсын...

Мәктәпләрдә дәреслекләр җитешмәве дә - бер проблема икән. Рус теле, химия, физика фәннәре буенча китапларга кытлык бар. Физика, химия кабинетлары лабораторияләренә җиһазлар җитешми.

Конференциядә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлеге начальнигы Александр Кравцов катнашып, укытучыларны яңа уку елы башлануы белән тәбрикләде.

-Бүген балаларны интернет челтәреннән, андагы негатив эчтәлектәге әйберләрдән саклау - шулай ук мөһим проблемаларның берсе, - диде ул.

Яшь укытучылар, сез кайда?

Бүген районның белем бирү учреждениеләрендә 446 педагог хезмәт куя. Укытучылар җитешмәү сәбәпле, аларның кайберләре ике, яки аннан да күбрәк фән укытырга мәҗбүр. Педагогик хезмәткәрләрнең бары 16 проценты гына яшь белгечләр.

-Пенсия яшендәге укытучылар - педагогларыбызның 13 проценты ук, шуларның 12се - математика, 11е - башлангыч сыйныф укытучылары. Лагерка мәктәбендә бүген бер генә башлангыч сыйныф укытучысы да юк, - дип ачынып сөйләде Светлана Әхтәмова.

Әгәр пенсионерларыбыз бүген китәбез, дисәләр, аларга алмашка кемне табарбыз?! Педагогларның бүген уртача яше - 49.

Узган уку елында педагогик юнәлештәге югары уку йортларына 7 "целевик" кабул ителсә, быел мондый өстенлек белән бары бер генә укучыбыз вузга кергән. Кыскасы, кадрлар белән максатчан эшләү мөһим.

Без әле арттарак

Бердәм дәүләт имтиханнары - укытучы эшенә бәя, балаларга, хәтта ата-аналарга да зур сынау. Бу вакытта барыбыз да "ут йота". Узган уку елында 11нче сыйныфны тәмамлаучы 108 укучы БДИ тапшырган, алар барысы да аттестат алган.

Имтиханнарда 8 предметтан уртача баллар республиканыкыннан түбәнрәк, бары инглиз теленнән, биологиядән, тарихтан берникадәр югарырак. Белем бирү сыйфаты рейтингында без - республикада 34нче урында.

-Узган елда 36нчы идек, акрынлап +2гә, быел 34нче урынга өскәрәк күтәрелдек, әйдәгез, киләсе уку елында +4 кә тырышыйк. Моңа кадәр куйган хезмәтләрегез өчен исә рәхмәт, - диде әлеге уңайдан, конференциядә катнашкан муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Быел бердәм дәүләт имтиханнарында математикадан Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле мәктәпләре укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Күтәмә мәктәбендә - уртача иң түбән күрсәткеч. Рус теленнән инде икенче ел рәттән Иске Үтәмеш - алда, ә иң аз баллар Иске Кади мәктәбендә һәм кадетлар мәктәп-интернатында.

9нчы сыйныфны тәмамлаучы 249 укучының 8е дәүләт аттестациясен уза алмаган һәм аттестатсыз калган. Аларга сентябрь аенда имтиханнарны янә тапшыру мөмкинлеге бирелә.

Чирмешән лицеенда, Утыз Имән, Түбән Кәминкә, Туймәт мәктәпләрендә 9ны тәмамлаучылар рус теленнән имтиханнарны яхшы тапшырганнар. Бу яктан Югары Кәминкәдә, Шешминкада калышалар. Математикадан Кармыш, Лагерка мәктәпләре укучыларының нәтиҗәләре яхшы, ә менә кадетлар мәктәп-интернаты, Шешминка мәктәпләре - аутсайдерлар.

Татарча да яхшы бел

Район мәгариф бүлеге үз эшен "Татарстан Республикасы халыклар телләре турында" Татарстан Республикасы Законы, "2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, үстерү" программасы нигезендә алып бара.

Районда 26 гомуми белем бирү оешмасынын 14 се - татар мәктәбе, 6сы чуваш мәктәбе. Район мәктәпләрендә барлыгы 2255 укучы белем алган.

600 (процент) укучы үз ана телендә белем ала.

Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләрдә дә өйрәнелә.

2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча район милли мәгарифе 13нче урында .

Алар мактауга лаек

Мәгариф өлкәсендәге, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Хаммәтвәлиева Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чирмешән лицее китапханәчесе Альбина Яруллина, 1нче Чирмешән мәктәбе укытучысы Людмила Суркова "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Чирмешән лицееның инглиз теле укытучысы Розалия Җамалетдинова, район үзәгенең "Чишмәкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Сәмарханова Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрылыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар һәм яшүсмерләрнең "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" оешмасын үстерүгә өлеш керткәннәре өчен, 1нче Чирмешән мәктәбе коллективына һәм шул мәктәпнең педагог-оештыручысы Екатерина Смирновага әлеге министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.

2016-2107 уку елы нәтиҗәләре буенча, иң яхшы белем йортлары дип танылган Чирмешән лицее һәм район үзәгендәге "Каенкай" балалар бакчасы коллективлары район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата сертификат белән бүләкләнделәр. Ә Бәркәтә мәктәбе һәм район үзәгендәге "Әкият" балалар бакчасы яңа уку елына иң яхшы әзерләнүчеләр дип танылганнар. Иң яхшы экологик тәрбия - Ивашкино мәктәбендә, иң яхшы мәктәп яны участогы - Иске Кади мәктәбенеке.

Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында 90 яки аннан да күбрәк бал җыйган укучыларны әзерләгән укытучылар: Наилә Җиһаншина (Иске Үтәмеш), Гөлүсә Закирова (Чирмешән лицее), Наталья Юрина (2нче Чирмешән мәктәбе), Галия Сибгатуллина (Лашман), Марина Егорова (Чирмешән лицее), Надежда Журавлева (Чирмешән лицее), Рушания Мөбарәкшина (Лашман). Аларны район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләделәр.

Кемнәр килә, кемнәр китә

Быел Ивашкино мәктәбеннән Валентина Антонова (педагогик стажы - 39 ел), Ульяновкадан, 45 ел мәктәптә эшләгән Евгения Кашаева, Чирмешән лицееннан, 37 ел чит тел укыткан Әлфия Гомәрова педагогик эшчәнлекләрен туктаттылар.

-77нче елдан мәктәптә эшләдем, быел 60 яшь тула. Озак укыттым, юлны яшьләргә бирергә кирәк. Мин эстафетаны Алевтина Ямановага тапшырдым - ди Валентина Антонова.

Ә яшьләр, яңа гына уку йортларын тәмамлап кайткан белгечләр: Лилия Мисбахова, Илназ Миргалимова - Югары Кәминкә, Оксана Макарова, Марина Зорина - Күтәмә, Ольга Кудряшова - Ивашкино, Ирина Кшуманева Иске Котыш мәктәпләрендә, Татьяна Сулимова район үзәгендәге "Ландыш", Валерия Гришанина "Ромашка" балалар бакчасында эшләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән август конференциясе белем бирү укытучыларның август киңәшмәсендә