Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында быел 145 төлке атканнар

Район үзәк больницасында быел җәнлекләр тырнау, тешләүнең 51 очрагы теркәлгән, берсе - кыргый җәнлек. Больницага мөрәҗәгать иткән затларның барысына да дәва билгеләгәннәр, котыру чиренә каршы прививка ясаганнар. Район ветеринария берләшмәсе дә котыру чирен кисәтү буенча комплекслы эш алып бара. Кыргый җәнлекләрне иммунизацияләү өчен районга 40 мең доза вакцина кайтарылган, алар...

Район үзәк больницасында быел җәнлекләр тырнау, тешләүнең 51 очрагы теркәлгән, берсе - кыргый җәнлек. Больницага мөрәҗәгать иткән затларның барысына да дәва билгеләгәннәр, котыру чиренә каршы прививка ясаганнар.

Район ветеринария берләшмәсе дә котыру чирен кисәтү буенча комплекслы эш алып бара. Кыргый җәнлекләрне иммунизацияләү өчен районга 40 мең доза вакцина кайтарылган, алар ноябрь ахырына кадәр таратылып бетәчәк.

- Районда хуҗасыз этләрне тоту буенча ике бригада эшләде, бу максатларга бирелгән акчалар тулысынча кулланылды, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. -Барлыгы 156 этне тоттылар. Ел дәвамында 145 төлке атылды, урамда йөрүче, хуҗасыз 206 эт һәм 91 мәче юк ителде. Кешеләргә зыян салган, тешләгән 22 эт һәм 6 мәчегә ветеринар тикшерү уздырыла.

Ел дәвамында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге - 2237, шәхси хуҗалыклардагы 5435 мөгезле эре терлеккә, 2018 эткә һәм 2029 мәчегә котыру чиренә каршы вакцина ясалган.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында атканнар