Чирмешән районында референдум узачак
Бу атна якшәмбесендә, 19 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә референдум узачак. Әлеге референдум гражданнардан үзсалым акчаларын җыю һәм аларны куллану мәсьәләсе буенча. Үзсалым акчасының күләме төрле җирлектә төрлечә. Бу һәм республикадан аңа кушып биреләчәк средстволарны куллану объектлары да төрле. Күпчелек җирлекләрдә үзсалым акчаларын урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, куллану чыгымнарын...
Бу атна якшәмбесендә, 19 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә референдум узачак.
Әлеге референдум гражданнардан үзсалым акчаларын җыю һәм аларны куллану мәсьәләсе буенча.
Үзсалым акчасының күләме төрле җирлектә төрлечә. Бу һәм республикадан аңа кушып биреләчәк средстволарны куллану объектлары да төрле. Күпчелек җирлекләрдә үзсалым акчаларын урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, куллану чыгымнарын каплауга, су чыганакларын, башняларны ремонтлауга, тирәләрен төзекләндерүгә, зиратларны чистартуга һәм башка конкрет максатларга тотарга планлаштыралар.
Гражданнар референдумга куелган сорауларга "әйе" яки "юк", дип тамга салырга тиеш.
Кадрия Гамирова фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев