Чирмешән районында ислам дине айлыгы бара
Районда ислам дине айлыгы бара. Әүвәлге чара Иске Кади авылында үтте. Авыл мәдәният йортына бу кичтә мәчет картлары, төрле һөнәр ияләре, әти-әниләр, мәктәп укучылары да килгән. Анда, нигездә, традицион ислам диненең асылы, гореф-гадәтләр, тәрбия турында сүз барды. Кунаклар - район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов һәм Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимовның...
Районда ислам дине айлыгы бара. Әүвәлге чара Иске Кади авылында үтте.
Авыл мәдәният йортына бу кичтә мәчет картлары, төрле һөнәр ияләре, әти-әниләр, мәктәп укучылары да килгән. Анда, нигездә, традицион ислам диненең асылы, гореф-гадәтләр, тәрбия турында сүз барды. Кунаклар - район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов һәм Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимовның бик үтемле чыгышлары халыкка ошады.
Айлык барышында мондый очрашулар районның тагын 11 авылында булачак.
Кадрия Гамирова фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев