Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында смотр башлана

    Ноябрь - апрель айларында "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивале узачак. Быел ул Чирмешән авылының 285 еллыгына багышлана. Беренче турда һәр авыл җирлеге үзешчәннәре график нигезендә үз авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячаклар. Икенче турда, ул район мәдәният йортында йомгаклау концерты рәвешендә узачак, җиңүчеләрне бүләкләргә...

    Ноябрь - апрель айларында "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивале узачак. Быел ул Чирмешән авылының 285 еллыгына багышлана.

    Беренче турда һәр авыл җирлеге үзешчәннәре график нигезендә үз авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячаклар. Икенче турда, ул район мәдәният йортында йомгаклау концерты рәвешендә узачак, җиңүчеләрне бүләкләргә җыеналар.
    Фестивальның тәүге концерты Түбән Кәминкә авыл җирлегендә 22 ноябрьдә узачак. 25 һәм 29 ноябрьләрдә Бәркәтә һәм Ульяновка авыл җирлеге үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәтергә әзерләнәләр. Концертлар апрель аена кадәр дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: