Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында документларны махсус агентлык тутырачак

Чирмешәндә документлар тутыру белән шөгыльләнүче агентлык ачарга планлаштыралар. -Бөтен кеше дә махсус белемле, квалификацияле бухгалтер, икътисадчы яки юрист була алмый, - ди агентлыкның җитәкчесе - шәхси эшмәкәр Илназ Газыймов. - Бүген һәр кешегә бик күп төрле документлар тутырырга, отчетлар ясарга туры килә. Үзең генә бу эшне тиз һәм дөрес башкарып...

Чирмешәндә документлар тутыру белән шөгыльләнүче агентлык ачарга планлаштыралар.

-Бөтен кеше дә махсус белемле, квалификацияле бухгалтер, икътисадчы яки юрист була алмый, - ди агентлыкның җитәкчесе - шәхси эшмәкәр Илназ Газыймов. - Бүген һәр кешегә бик күп төрле документлар тутырырга, отчетлар ясарга туры килә. Үзең генә бу эшне тиз һәм дөрес башкарып чыгу бик кыен. Шуны исәпкә алып, мин Чирмешәндә үз эшемне ачып, физик һәм юридик затларга рәсми кәгазьләр тутырып бирү буенча хезмәт күрсәтә башларга телим.

Яңа эшне мәшгульлек үзәгенең махсус программасы нигезендә алынган субсидия ярдәмендә башларга планлаштыралар. Әйтергә кирәк, берничә ел дәвамында бу программа кысаларында мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле дистәгә якын якташыбыз­ны эшле итте. Яңа агентлыкта биш кешегә эш урыны да булыр дип көтелә.

-Әлеге төр хезмәткә хәзерге заманда ихтыяҗ бар һәм райондашларыбыз аңардан актив файдаланырлар дип уйлыйм, - ди Илназ Фараш улы.- Башлангыч этапта, нигездә, шәхси затларга хезмәт күрсәтелсә, киләчәктә клиентлар базасын киңәйтергә һәм юридик затлар белән дә эш йөртергә ниятлибез. Беренче чиратта шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк дип саныйм, чөнки күпчелек нәкъ менә документлар тутырудан куркып, башлаган эшләреннән дә баш тарталар.

Агентлыкның эшчәнлеге киңкырлы булыр дип көтелә, монда транспорт чараларына техник күзәтү үткәрү, чит ил паспортын алу, кредитлар өчен документлар, салым декларацияләре, гаризалар, килешүләр һәм башка рәсми кәгазьләр тутыру каралган.

-Билгеле, безнең агентлыкка белемле, аралашучан, ачык йөзле яшь кешеләр кирәк була, - ди эшмәкәр. - Әгәр дә эшчәнлегебез кызыксындырса, миңа 8-987-418-90-05 телефоны буенча шалтырата аласыз.

Илназ Газыймов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында Безнең районда тутырачак махсус агентлык документларны

2
X