Чирмешән районы тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында яшәүчеләр торак төзүдә дәүләт ярдәменнән файдалана алалар
Районда да халыкны торак белән тәэмин итү буенча республика программалары эшли, алар берничә үк. "2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль программасының төп максаты - авыл җирендәге яшь гаиләләрне, белгечләрне барлык уңайлыклары булган йорт-җир белән тәэмин итү. -Узган елны әлеге программа нигезендә чиратта торучы 80 якташыбызга...
-
46 яшьлек Чирмешән районы кешесе әнисен үтергән
Район прокуратурасы 46 яшьлек Казанка авылы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны әнисен үтерүдә гаепле булуын таныган. -Узган елның 17 октябрендә исерек хәлдәге Николай Фадеев, үтерү максаты белән, әнисенең башына, тәненә тупас предмет һәм пычак белән әлләничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган хатын-кыз шунда ук...
-
Чирмешән районында күчемсез милекне барлыйлар
Районда милек хокукы буларак рәсмиләштерелмәгән 118 күчемсез милек объекты ачыкланган. -Хәзерге вакытта әлеге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү буенча эш алып барыла, бу максатта эшче комиссия төзелде, - ди районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова. -Ьлеге эш объектларны барлау,салым салу базасын киңәйтү, җирле бюджетка керем өлешен арттыру максатында...
-
Чирмешән районы кешесе кыр кәҗәсенә аткан
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 15нән 21 гыйнварга кадәр полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр алынган. ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган 66 кешене ачыклаганнар, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр....
-
Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина эшеннән китте
Ул башлык урынбасары һәм район Советы рәисе урынбасары постларыннан шәхси гаризасы нигезендә азат ителде, вәкаләтләре срогыннан алда туктатылды. Муниципаль район Советының утыз беренче утырышы депутатлары бу хакта карар кабул иттеләр. Дөрес, Миләүшә Батыршина әле дә депутат булып кала. Миләүшә Батыршина хакында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин шактый мактау сүзләре җиткерде, аның...
-
Чирмешән районының яшь көрәшчеләре Әлмәттән призерлар булып кайттылар
Милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, "Татнефть" кубогына Әлмәттә узган XI яшүсмерләр турнирында районыбыз көрәшчеләре өченче урын яулады. -Безнең команда, нигездә, "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Лашман мәктәбе укучылары иде, - ди спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илгизәр Закиров. -2нче...
-
Чирмешән районында диабет авырулы 432 кеше исәптә тора
Шикәр диабеты каян килеп чыга? Аны аздырмау өчен ни эшләргә? Мондый авыруларга ничек ярдәм итәргә? Яшьләрнең ял итү үзәгендә хәйриячелек акциясе кысаларында "Диабетны җиңәбез" исеме астында узган очрашуда медицина белгечләре белән бергә шушы сорауларга җавап эзләдек. Бу чара кадерле байлыгыбыз - сәламәтлегебез турында уйланырга җирлек булды. "Диабетсыз тормыш" Идел буе...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Яшьләргә - бүләк Түбән Кәминкә авыл җирлеге Советы Түбән Кәминкә яшьләренә бүләк ясады - авыл мәдәният йортына бильярд, теннис өстәлләре һәм музыкаль аппаратура алып бирде. Яшьләр бу эшне оештырган җирлек башлыгы Рәдиф Халиковка бик рәхмәтле. Чирмешән егетләре Ватан сагына баса Көзге чакырылыш башынан районнан 8 егет хәрби хезмәткә киткән, өчесе...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Чирмешән турында фильм күрсәтеләчәк 24 ноябрь көнне иртәнге сәгать 9да "Россия 1-Татарстан" каналы буенча Чирмешән турында документаль фильм күрсәтеләчәк. Аны Казанда якташлар җәмгыятенең 25 еллыгын билгеләп үткәндә тәкъдим иттеләр. Яңа фильмда районыбыз тарихы чагылдырылган, күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар тупланган һәм бүгенге көнгә кагылышлы сюжетлар да кертелгән. Беренче класста бер бала...
-
Чирмешән районы прокуратурасы коррупциягә каршы тору юнәлешендә 47 закон бозу очрагы ачыклаган
Агымдагы елның узган 10 аенда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору юнәлешендә 47 закон бозу очрагы ачыкланган. -Прокуратураның күзәтү эшчәнлегендә аеруча дәүләт һәм муниципаль органнарда коррупцион характердагы закон бозуларны булдырмау һәм туктатуга аеруча игътибар бирелә, - ди прокурор урынбасары Юрий Иванов. -Без кабул ителгән хокукый актларның законлыгын, хезмәткәрләрнең закон буенча...
-
Чирмешән районы башлыгыннан бүләккә - район газетасы
"Якыннарыңны яздыр!" акциясе кысаларында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешәндә яшәүче күп балалы Надежда Герасимовага 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен район газетасына подписка бүләк итте. -Бу минем өчен көтелмәгән бүләк булды, рәхмәт, - ди Надежда Александровна. - Матбугат басмаларына язылу вакытында балам белән больницада булу сәбәпле бу яртыеллыкта газетасыз калдым....
-
Чирмешән районы мәктәпләрен нефтьчеләр ярдәме белән ремонтлыйлар
Түбән Кармалка төп мәктәбендә нефтьчеләр ярдәме белән пластик тәрәзәләр куялар. Беренче катта инде эш тәмамланган, спорт залына гына тәрәзәләр куярга калган. Безнең сайтта укыгыз: Чирмешән егетләре хәрби хезмәткә җыена http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17780
-
Чирмешәндә ярминкә булды
Чирмешәндә үткән ярминкәдә Кармыш казлары һәм үрдәкләре дә саттылар (йолкынган казларны - 1300, үрдәкләрне 1000 сумга, эч-башларын - 250гә). -Аларны бәбкә килеш алдык. Казларыбызның кайберләре дүртәр килога җитте, - ди Наташа Хәбибуллина. -Бүген җиде каз түшкәсен алдылар да. Ирем Әмир белән зур мал да асрыйбыз. Әлмәттән Кармышка күченеп кайткач, зур...
-
Чирмешән районында ветераннарны юбилейга чакырдылар
Балалар сәнгать мәктәбендә район ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган зур чарада районыбызның үсешенә зур өлеш керткән, катлаулы юл үткән, ихтирамга лаек якташларыбызны хөрмәтләделәр, бик күп бүләкләр өләштеләр. Әлеге берләшмәнең бу юбилеен Өлкәннәр көненә туры китереп уздырулары юкка түгел, ул барлык өлкән яшьтәге чирмешәнлеләрне берләштерә торган мөһим җәмәгать...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Грантка откан трактор - халык файдасына Түбән Кәминкә авыл җирлеге муниципаль берәмлекләр Советы игълан иткән республика бәйгесендә җиңеп чыккан һәм откан грантка трактор сатып алган. -Бу көннәрдә ялгыз яшәүче әби - бабайларның бакчаларын трактор белән сөрәбез, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.- Бу эш өчен акча алмыйбыз. Минераль суны...