Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында диабет авырулы 432 кеше исәптә тора

Шикәр диабеты каян килеп чыга? Аны аздырмау өчен ни эшләргә? Мондый авыруларга ничек ярдәм итәргә? Яшьләрнең ял итү үзәгендә хәйриячелек акциясе кысаларында "Диабетны җиңәбез" исеме астында узган очрашуда медицина белгечләре белән бергә шушы сорауларга җавап эзләдек. Бу чара кадерле байлыгыбыз - сәламәтлегебез турында уйланырга җирлек булды. "Диабетсыз тормыш" Идел буе...

Шикәр диабеты каян килеп чыга? Аны аздырмау өчен ни эшләргә? Мондый авыруларга ничек ярдәм итәргә? Яшьләрнең ял итү үзәгендә хәйриячелек акциясе кысаларында "Диабетны җиңәбез" исеме астында узган очрашуда медицина белгечләре белән бергә шушы сорауларга җавап эзләдек. Бу чара кадерле байлыгыбыз - сәламәтлегебез турында уйланырга җирлек булды.


"Диабетсыз тормыш" Идел буе медицина профилактика үзәге вәкилләре оештырган чарада шикәр диабеты белән авыручы балалар, аларның ата-аналары, шулай ук бу авырудан интегүче олы кешеләр дә катнашты.

Медицина хезмәткәрләре иң элек балалардан анализ алдылар - каннарындагы шикәр микъдарын тикшерделәр. Алар уздырган глинкированный гемоглобин анализы кешенең соңгы өч айда канындагы шикәрнең күләмен күрсәтә. Анализдан соң балаларны диабет авырулылар өчен каралган миню нигезендә иртәнге аш көтә иде. Әйе, бу авыру туклануга да таләпләр куя: менюда сөт ризыклары, боткалар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр өстенлек итәргә тиеш.

-Шикәр авыруы, аннан дәвалану һәм туклану турында күп беләм, мондый очрашуларда еш булабыз, шулай да табиблар киңәше гел кирәк, - ди инде ун елдан артык бу чир белән көрәшүче Иске Кади кызы Диләрә Габшакирова. - Безнең турыда кайгыртучы врачларга, профилактика үзәге хезмәткәрләренә, бу акцияне оештыручыларга зур рәхмәт.

Диабет белән авыручы балаларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры Марат Әхмәтов күчтәнәч - бал да җибәргән.

Әлеге очрашуга килгән чирмешәнлеләр әлеге мәкерле авыруның беренчел билгеләре һәм дәвалану ысуллары турында әңгәмәдә катнаштылар, Казаннан килгән тәҗрибәле табибларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Югары категорияле эндокринолог Андрей Турунтаевның чыгышы, киңәшләре аеруча файдалы булды.

- Быел 24 районда шундый акция уздырдык, соңгысы сездә. Без Чирмешәндә әле беренче тапкыр гына, киләсе елның февралендә кабат килергә планлыйбыз, - ди "Диабетсыз тормыш" Идел буе медицина профилактика үзәге директоры һәм аналитигы Гөлшат Әмирҗанова. - Диабетны тулысынча дәвалап булмый, әмма аны контрольдә тотып, тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин. Күп кенә чирләр кебек, шикәр чире дә дөрес тукланмауга бәйле. Ә чирне кисәтү, дәвалауга караганда, күпкә арзанга төшә.

Район үзәк больницасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, монда диабет авырулы 432 кеше исәптә тора, шуларның 8се - балалар. Соңгы дүрт елда авыручыларның саны арту күзәтелә.

Россия халыкының 7 проценты шикәр авыруыннан интегә. Бүген 60 мең төрдәге чир дәвалауга бирешә, ә менә диабетны тулысынча дәвалап булмый. Безнең кандагы шикәрнең 5,5 миллимоль булуы норма саналса, 7 берәмлек инде - югары күрсәткеч.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы көн темасы кеше диабет авырулы 432 исәптә тора