Кеше һәм закон

46 яшьлек Чирмешән районы кешесе әнисен үтергән

Район прокуратурасы 46 яшьлек Казанка авылы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны әнисен үтерүдә гаепле булуын таныган. -Узган елның 17 октябрендә исерек хәлдәге Николай Фадеев, үтерү максаты белән, әнисенең башына, тәненә тупас предмет һәм пычак белән әлләничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган хатын-кыз шунда ук...

Район прокуратурасы 46 яшьлек Казанка авылы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны әнисен үтерүдә гаепле булуын таныган.

-Узган елның 17 октябрендә исерек хәлдәге Николай Фадеев, үтерү максаты белән, әнисенең башына, тәненә тупас предмет һәм пычак белән әлләничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган хатын-кыз шунда ук җан бирә, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Фадеев үз гаебен таныды. Суд аны 10 ел да 6 айга каты режимлы колониягә хөкем итте. Карар әлегә закон көченә кермәде.

Автор фотосы


Черемшан Чирмешән районы кеше һәм закон 46 яшьлек әнисен үтергән

Нет комментариев