Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр “Алтын йөзлек” бәйгесендә җиңүче булдылар

Казанда кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында уздырылучы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017" бәйгесендә өч якташыбыз җиңүчеләр арасына керде. Аларны Дипломнар һәм алтын билге - значок белән бүләкләгәннәр. Республиканың Икътисад министрлыгы мондый конкурсны бишенче ел үткәрә икән. Анда Татарстан территориясендә кимендә ике ел эшчәнлек алып барган кече һәм урта бизнес...

Казанда кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында уздырылучы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017" бәйгесендә өч якташыбыз җиңүчеләр арасына керде. Аларны Дипломнар һәм алтын билге - значок белән бүләкләгәннәр.

Республиканың Икътисад министрлыгы мондый конкурсны бишенче ел үткәрә икән. Анда Татарстан территориясендә кимендә ике ел эшчәнлек алып барган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала. Быел бәйгедә 600ләп эшмәкәр катнашып, шулар арасыннан 10 номинациядә иң яхшы 10ар компания сайлап алынган. Әлеге йөзлектә безнекеләр дә булуы, әлбәттә, сөенечле.

Төзелеш өлкәсендәге номинациядә райондагы "Щит" җәмгыяте җитәкчесе Фәрхат Мортазин бүләкләнгән.

-2011 елда ачылган безнең җәмгыятьтә бүген 19 кеше хезмәт куя. Әүвәл максат - электр-монтаж эшләре белән шөгыльләнү иде. Тик эш күләме аз булганлыктан, төзелеш өлкәсен үзләштерергә, белгечләр тупларга туры килде. Былтыр Югары Чегодайда мәдәният йортын һәм Кармыш авылында балалар бакчасын капиталь ремонтладык. Ә республика күләмендә шундый бәйгедә җиңү күңелле инде ул, - ди Фәрхат Әсхәт улы.

Тагын бер якташыбыз Игорь Жуков социаль өлкәгә кагылышлы номинациядә Дипломга ия. Чирмешән егете Казанда юридик хезмәтләр күрсәтә торган, 15 кеше эшләүче компанияне җитәкли. Бәйгенең экспертлар комиссиясе аларның эшчәнлеген дә яхшы бәяләгән.

Казан егете Илнур Сәлаховның да тамырлары безнең районнан, әнисе Галия Иске Үтәмеш авылыннан икән. Илнур Рафик улы "Чирмешән автотранспорт предприятиесе"нең Казандагы подразделениесен җитәкли. Алар транспорт хезмәте күрсәтәләр, 8 зур автобуслары (Бәркәтә авылы хөрмәтенә "Беркет-транс"дип язылган) бар. Илнул Сәлахов та "Алтын йөзлек"кә кереп, Диплом, алтын значок белән бүләкләнгән.

фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined булдылар җиңүче конкурсында Алтын йөзлек Безнең районда