Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имән театры –“Идел–йорт” фестивале дипломанты

Утыз Имән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваленнән дипломантлар булып кайттылар. Якташларыбыз фестивальдә Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясе буенча куелган спектакль белән катнашып, жюриның югары бәясен алганнар. Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау тантанасында бүләкне безнең театрның режиссеры Мингосман Мортазин чыгып алган. Спектакльдә төп рольләрнең...

Утыз Имән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваленнән дипломантлар булып кайттылар.


Якташларыбыз фестивальдә Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясе буенча куелган спектакль белән катнашып, жюриның югары бәясен алганнар.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау тантанасында бүләкне безнең театрның режиссеры Мингосман Мортазин чыгып алган. Спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнаучы Мингәрәй Әминов "Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" номинациясендә бүләкләнгән.

Фестивальнең беренче турында йөздән күбрәк үзешчән театр коллективы көч сынаша. Йомгаклау турына нибары 20 коллектив, шулар арасында безнең якташлар да, сайлап алынган.

Утызимәнлеләр "Йөрәк маем"ны районыбызның кайбер авылларында һәм күрше Нурлат районы тамашачыларына да күрсәткәннәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined фестивале Утыз Имән Безнең районда Идел–йорт дипломанты театры