Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа Элмәледә баскетболчылар юбилейга җыелды

Яңа Элмәле мәктәбендә Советлар Союзы Герое Иван Конев истәлегенә багышлап 2002 елгы һәм кечерәк укучылар арасында баскетбол буенча традицион турнир узды.

Ярышның быелгысы 20нче тапкыр оештырылды. Әлеге бәйгенең даими иганәчесе - Яңа Элмәле мәктәбенең – элеккеге укучысы Владимир Муськин.

Якташыбыз-генерал Конев кубогы өчен 100 яшь баскетболчы көч сынашты.

Яшүсмерләр арасында Яңа Элмәле мәктәбе командасы (тренер Вячеслав Мельников), иң көчле булып чыкты, 2дә – ульяновкалылар (Юрий Тимирясов), 3нче урында кадетлар мәктәп-интернаты (Петр Захаров)

Кызлар арасында исә кубокка Утыз Имән төп мәктәбе (тренер Илдар Минвәлиев) ия, Яңа Элмәле мәктәбе командасы 2нчегә, ульяновкалылар өченче урынга чыктылар.

Барлык җиңүчеләр ярыш иганәчеләре биргән диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

Иң яхшы уенчылар дип Яңа Элмәледән Данил Кириллов һәм Алия Шәрифуллина (Утыз Имән) танылды.

Ксения Муськина, ярыш секретаре.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баскетбол