Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Туймәт егете Инсаф Артекта төз атып танылды

ГТО фестиваленең Россия этабында Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Туймәт мәктәбенең 9 класс укучысы Инсаф Сафин ату буенча үз яшендәге 170 кеше арасында өченче урын алган, ә барлык спорт төрләре буенча - унтугызынчы. Инсаф мөмкин булган 600 баллдан 462не җыйган. Фестивальдә егетләр һәм кызлар алты спорт төре буенча (йөзү, 60...

ГТО фестиваленең Россия этабында Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Туймәт мәктәбенең 9 класс укучысы Инсаф Сафин ату буенча үз яшендәге 170 кеше арасында өченче урын алган, ә барлык спорт төрләре буенча - унтугызынчы. Инсаф мөмкин булган 600 баллдан 462не җыйган.

Фестивальдә егетләр һәм кызлар алты спорт төре буенча (йөзү, 60 метрга һәм 2 километрга йөгерү, пневматик мылтыктан ату, озынлыкка сикерү, туп ату) көч сынашкан.

Татарстан командасы фестивальдә 16нчы урында, үткән елгы ярышларда 32нче булган. Татарстан данын республика районнарыннан сигез укучы яклаган. Алар Артекта 18 көн булып, төрле җирләргә экскурсияләргә дә йөргәннәр, ял да иткәннәр.

Фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев