Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сосновкада спорт бәйрәме үтте

Сосновкада инде матур бер традициягә әйләнгән кышкы спартакиада үткәрелде. Быелгысы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. "Три сосны - 2015" дип аталган спорт бәйрәмендә авылыбызның дистәләгән кешесе белән беррәттән, республиканың күрше Аксубай, Нурлат, шулай ук Самара өлкәсенең Шентала һәм Исаклы районнарыннан да спорт сөючеләр катнашты. Спартакиада программасына чаңгы...

Сосновкада инде матур бер традициягә әйләнгән кышкы спартакиада үткәрелде. Быелгысы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.

"Три сосны - 2015" дип аталган спорт бәйрәмендә авылыбызның дистәләгән кешесе белән беррәттән, республиканың күрше Аксубай, Нурлат, шулай ук Самара өлкәсенең Шентала һәм Исаклы районнарыннан да спорт сөючеләр катнашты.
Спартакиада программасына чаңгы узышлары, пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп җыю кертелгән, спортчылар арасында төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре бар иде. Чаңгы юлына биш яшьлек һәм мәктәп балаларыннан алып өлкән яшьтәгеләр дә чыкты, ә ике кеше 70 яшьтән дә өлкәнрәк иде.
Чаңгы узышларында җиңүчеләрне Грамоталар, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр, катнашучыларның барысы кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйланды.
Спорт бәйрәмен оештыруда спонсорлар ШЭ "Тимирясов П.А.", бертуган Владимир һәм Петр Прокофьевлар, Валерий Волков, Андрей Дютин, Сергей Колесников, Михаил Ефимов, Владимир Муськин, "Иванов Ю.С." КФХ, Ульяновка авыл җирлеге ярдәм итте. Оештыру комитеты спортка битараф булмаган юмарт якташларына зур рәхмәт белдерә.
Ирина Федулова,
ярышлар сәркәтибе.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Сосновка авылы чаңгычылар ярышы