Шешминкада грант акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырдылар
Спорт

Шешминкада грант акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырдылар

Шешминка авылында Россия күләмендә отылган грантка 710 мең сумлык балалар мәйданчыгы урнаштырдылар. Анда уен җиһазлары бар инде, ә спорт инвентарьләрен язга куячаклар.

Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, әлеге мәйданчыкка “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында ия булганнар. Яңа объект авыл мәдәният йорты янәшәсендә урын алган.

-36га 23 метр зурлыктагы мәйданчык “идәненә” Кама Аланыннан 30 машина елга комы кайтарып җәйдек. Аның уртасында тротуар, эскәмияләр, яктырткычлар урнаштырылган, бер якта спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкин булачак, - ди Марс Җәүдәт улы.

Марс Шәйхетдинов фотосы.


Нет комментариев