Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җитәкчеләр көч сынашты

Физкультура - савыктыру комплексында үткән "Җитәкчеләр спартакиадасы"нда район оешмалары һәм предприятиеләреннән ике дистәгә якын җитәкче катнашты. 6 спорт төре буенча көч сынашканнан соң, иң күп балл җыеп, ир - егетләр арасында "Чирмешәнагрохимсервис" ҖЧҖ директоры Илшат Гозәеров, ә хатын - кызлардан физкультура - савыктыру комплексы директоры урынбасары Ольга Галиева җиңүче булдылар....

Физкультура - савыктыру комплексында үткән "Җитәкчеләр спартакиадасы"нда район оешмалары һәм предприятиеләреннән ике дистәгә якын җитәкче катнашты. 6 спорт төре буенча көч сынашканнан соң, иң күп балл җыеп, ир - егетләр арасында "Чирмешәнагрохимсервис" ҖЧҖ директоры Илшат Гозәеров, ә хатын - кызлардан физкультура - савыктыру комплексы директоры урынбасары Ольга Галиева җиңүче булдылар.


Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалауга зур игътибар бирелә. Билгеле инде, һәр эш, һәр башлангыч җитәкчеләр үрнәгендә нәтиҗәлерәк була. Әлеге спартакиадада көрәшнең кискен баруы, кайберәүләрнең шактый югары күрсәткечләргә ирешүе - моңа дәлил дә, бик матур үрнәк тә.

"Чирмешәнагрохимсервис" ҖЧҖ директоры Илшат Гозәеров берничә төрдә җиңү яулады. Пневматик винтовкадан ату, гер күтәрүдә ул - беренче, ә аркан тартуда икенче урынга лаек булды. Физкультура - савыктыру комплексы директоры урынбасары Ольга Галиева армспорт һәм швед стенкасында тартылуда - беренче, аркан тарту, йөзүдә икенче урынга чыкты.

Армспорт буенча беренче урынны - санэпидкүзәтчелек үзәге начальнигы Рәфис Гафуров, аркан тарту һәм йөзүдә - "Юбилейный" Боз сарае директоры Риф Зарипов, турникта тартылуда "Чирмешән районы коммуналь хезмәтләре" җәмгыяте директоры Илнар Минһаҗев беренче булдылар. Хатын - кызлар да сынатмадылар - аркан тарту һәм йөзүдә Күтәмәдән килгән Зөлфия Катлеева, ә төз атуда "Энергосбыт" оешмасы җитәкчесе Татьяна Беззубовалар призлы урыннарны яуладылар. "Булганнан бар да була" дигәндәй, спортның бер төрендә көчле кеше икенчесендә дә сынатмый инде ул. Чирмешән районы хәрбикомиссары Рафил Идрисов, мисал өчен, армспортта, төз атуда, йөзүдә призлы урыннарга лаек булды. 135нче янгын часте начальнигы Ирек Сәлахов та армспорт һәм аркан тартуда өченче урыннарны яулады. Хәзерләүләр конторасы директоры Ринат Гарифуллин турникта тартылуда һәм гер күтәрүдә икенче урыннарга чыкты. Әлеге җитәкчеләребез физик яктан чыныккан, көчле булуларын кабат расладылар. Алар үзләре җитәкләгән оешмаларда да физик культураны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлардыр дип ышанасы килә. Ә инде теләге булган кешегә спорт белән шөгыльләнү өчен районда шартлар тудырылган дияргә тулы нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән “Җитәкчеләр спартакиадасы”