Футболчылар лигасында Чирмешән командасы – “каты чикләвек”
Спорт

Футболчылар лигасында Чирмешән командасы – “каты чикләвек”

Районыбызның мини-футбол осталары әлеге спорт төре буенча республиканың көньяк-көнчыгыш һәвәскәр футбол лигасында уйный. Тугыз көчле команда арасында безнекеләрнең беренче өчлеккә эләгү ихтималы бар.

-Уеннарның 10 туры төгәлләнде, без тугыз команда арасында әлегә дүртенче урында барабыз. Бик тырышсак, өченче призлы урынга эләгүебез ихтималы бар, уеннар март аенда төгәлләнә, - ди Чирмешәнлеләрнең тренеры Дмитрий Белов.

Нигездә район үзәге яшьләреннән торган “Чирмешән” командасы соңгы уеннарда Әлмәтнең “Авангард” һәм Актүбә поселогы командаларын җиңүгә ирешкән, ике очрашу да безнең мини-футболчылар файдасына 4:3 исәбе белән тәмамланган.

 

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев