Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Спорт

Элмәле баскетболчылары иң алда

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында баскетбол буенча ярышларда йөздән артык яшь спортчы катнашты. Киеренке көрәштә кызлар арасында беренче урынга Иске Элмәле, икенчегә - Яңа Элмәле һәм өченче урынга Ульяновка урта мәктәпләре командалары чыкты. Егетләр арасында финал уеннарында Ульяновка һәм Иске Элмәле спортчылары очрашты. Өченче урынны Яңа Элмәле баскетболчылары яулады. -Бәйгедә кадет-интернат мәктәбе, 1нче...

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында баскетбол буенча ярышларда йөздән артык яшь спортчы катнашты.

Киеренке көрәштә кызлар арасында беренче урынга Иске Элмәле, икенчегә - Яңа Элмәле һәм өченче урынга Ульяновка урта мәктәпләре командалары чыкты.
Егетләр арасында финал уеннарында Ульяновка һәм Иске Элмәле спортчылары очрашты. Өченче урынны Яңа Элмәле баскетболчылары яулады.
-Бәйгедә кадет-интернат мәктәбе, 1нче Чирмешән һәм Утыз Имән мәктәпләренең яшь спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар, - ди ярышларның баш судьясы Юрий Сергеев.- Декабрь ахырында район этабында җиңүчеләр зона ярышларында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Элмәле