Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән газчылары - мини-футбол чемпионнары

Район башлыгы Рамил Айбатов иң оста футболчыларны шашлык, хашлама белән дә сыйлады.

Мини-футбол буенча район турнирының җиңүчеләре – район газчылары  командасы  10 мең сумлык сертификатка ия.

Әлеге турнирда   барлыгы  26 команда – район оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре  көч сынашты.

Финалга чыгучылар исә узган шимбә көнне район үзәгендәге  тарихи вал мәйданында туп куды. Җиңүчеләр акчалата бүләккә, диплом, медаль,  кубокларларга ия. Аларны спортчыларга район башлыгы Рамил Айбатов тапшырды.

Беренче урынны газчылар алса, икенче урынга район Советы һәм башкарма комитеты командасы чыкты, аларга 8 мең сумга сертификат бирделәр, өченчеләр - Иске Кади авылы футболчылары 6 мең сумлык акчалата бүләк алды.

Бу көнне район башлыгыннан тагын бер бүләк бар иде: ул җиңүче командаларга сарык итеннән шашлык, хашлама  пешерткән. Очрашу бәйрәмчә көйләнгән мәҗлестә дәвам итте.  

Екатерина Назимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев