Чирмешәндәге стадионда чаңгы шуучылар күп
Спорт

Чирмешәндәге стадионда чаңгы шуучылар күп

Кышкы каникуллар вакытында “Җиде тирәк” чаңгы базасына 100 дән күбрәк кеше чаңгы сорап мөрәҗәгать иткән.

-Чаңгы базасы көн дә эшләде, - ди “Чирмешән” физкультура – сәламәтләндерү комплексы директоры Камил Назыйров. – Ял көннәрендә бездән  прокатка чаңгы алып, үз чаңгылары белән дә  стадионга шуарга килүчеләр  шактый күп булды. База хәзер дә көн саен иртәнге сәгать 9 дан кичке 21 сәгатькә кадәр эшли. Биредә барлык уңайлыклар да бар, чишенү – киенү бүлмәләре җылы, хәтта кайнар чәй эчәргә дә мөмкин. Чаңгылар әле дә бушлай бирелә, ботинкалары 35 нче үлчәмнән  44 нче үлчәмгә кадәр бар. Трассаны кар машинасы белән ясап - чистартып торабыз, кич белән яктырткычларны кабызабыз.  

Автор фотолары 


Нет комментариев