Чирмешәндә узган "Акатуй" бәйрәмендә шахматчылар да көч сынашты
Спорт

Чирмешәндә узган "Акатуй" бәйрәмендә шахматчылар да көч сынашты

“Акатуй“ бәйрәмендә шахмат буенча ярыш та үтте, уенчылар әллә ничә группада фигуралар йөртте.

Унике кеше катнашкан олылар – ир-атлар группасында Чирмешәннән Рафаэль Сөләйманов җиңде, хатын-кызлардан - Римма Баянова (Иске Кади).

5-8 сыйныфта укучы кызлардан – Вероника Захарова (Яңа Элмәле), 9-11ләр арасында Людмила Редюкова (Яңа Элмәле) – беренчеләр. Малайлардан, 1-4 сыйныфтагылардан Ильнур Гыйльметдинов (Әлмәт), 5-8 сыйныфтагылар арасында – Булат Әхтәмов (Чирмешән, лицей), 9-11 сыйныфтагылардан Марат Йосыпов (Чирмешән, лицей) – җиңүчеләр.

Ярышның баш хөкемдары Шамил Сөнчәләй әйтүенчә, бу көнне “Акатуй“ призларын 48 уенчы дәгъвалаган.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев