Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә шахматчылар ярыша

Бүген Чирмешән шахматчылары чираттагы ярышта, шахмат турнирында көч сынаша. Монысы якташыбыз Сәүбән Мотаһировка багышлап үткәрелә. Заманында әлеге спорт төрендә районда иң көчлеләрдән булган Сәүбән Сәмигулла улына бүген 60 яшь тулыр иде. Аны, 13 ел элек вафат булган мәрхүмне онытмыйлар. Әнә бүгенге ярыш алдыннан да аның турында бик күп акыллы сүзләр...

Бүген Чирмешән шахматчылары чираттагы ярышта, шахмат турнирында көч сынаша. Монысы якташыбыз Сәүбән Мотаһировка багышлап үткәрелә.


Заманында әлеге спорт төрендә районда иң көчлеләрдән булган Сәүбән Сәмигулла улына бүген 60 яшь тулыр иде. Аны, 13 ел элек вафат булган мәрхүмне онытмыйлар. Әнә бүгенге ярыш алдыннан да аның турында бик күп акыллы сүзләр әйтелде. Турнир ачылышында Сәүбанның гаиләсе дә катнашты.

Турнирга Самат Ризванов, Анатолий Иванов, Леонид Микушов, Римма Баянова кебек көчле шахматчылар да килгән. Җиңүчеләр алты номинациядә ачыкланачак, бүләкләр тапшырылачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсендә үтүче, шул идарә һәм район газетасы редакциясе оештырган бу бәйге чыгымнарын, рәхмәт, кайбер оешмалар һәм җитәкчеләр дә күтәреште.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан шахматы память

2
X