Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре арасында узган ярыш кубогы Яңа Чишмәгә китте

Чирмешәндә җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә волейбол буенча спорт ярышында күчмә кубок Яңа Чишмә командасына тапшырылды. Полиция ветераннары арасында исә беренче урынны Чирмешән волейболчылары яулады.

Үткән шимбә көнне "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында Чирмешән, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Самара өлкәсенең Шентала районы полиция хезмәткәрләре көч сынашты.

2009нчы елның 23нче декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры – 40 яшьлек Мирсәет Кәбиров һәлак булган иде. 

Әүвәл хокук саклаучылар Мирсәет Мирсәяф улының  туган авылы Кызыл Яр зиратына барып, хезмәттәшләрен искә алганнар, каберенә чәчәкләр салганнар, әти-әнисе янына да кергәннәр, күчтәнәчләр тапшырганнар.

-Волейбол буенча мондый ярышны икенче  тапкыр оештырабыз, әмма соңгысы булмас. Чакыруыбызны кабул итеп алганыгыз өчен рәхмәт,- диде ярышлар алдыннан сәламләү сүзендә район полиция бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов.

Полициядә эшләүчеләр арасындагы беренчелектә сигез  команда көч сынашты, яшьләрдән тыш, бүлекчәләрнең ветераннар командалары да үзләрен сынап карадылар.

Ярышларда төп группада Аксубай командасы икенче урынны яулады, Шентала белән Чирмешән спортчылары -  өченче һәм дүртенче булдылар.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев