Спорт

Чирмешәндә оешмалар спорт залларында ярыша

Волейбол буенча район чемпионаты кыза гына бара. Дөрес, кайбер төркемнәрдә лидерлар инде ачыкланды да. Ир-егетләр арасында әлегә мәдәният хезмәткәрләре, район мәгариф бүлеге белән коммуналчыларның җыелма командасы һәм район үзәк больницасы хезмәткәрләре үзләренең көчле волейболчылар икәнлекләрен күрсәттеләр. Хатын-кызлар арасында әлегә иң күп очколарны район Советы, район башкарма комитеты һәм Пенсия фондының...

Волейбол буенча район чемпионаты кыза гына бара. Дөрес, кайбер төркемнәрдә лидерлар инде ачыкланды да.

Ир-егетләр арасында әлегә мәдәният хезмәткәрләре, район мәгариф бүлеге белән коммуналчыларның җыелма командасы һәм район үзәк больницасы хезмәткәрләре үзләренең көчле волейболчылар икәнлекләрен күрсәттеләр.
Хатын-кызлар арасында әлегә иң күп очколарны район Советы, район башкарма комитеты һәм Пенсия фондының җыелма командасы, редакция һәм өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, балалар бакчалары командалары туплаган.
Уеннар дәвам итә. Һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрне район үзәгенең барлык спорт заллары кичләрен кунаклар - волейболчыларны кабул итә.
Волейболчылар ярышы турында күбрәк фотоларны "Фоторепортаж" бүлегендә карап була.

Чирмешән районы чемпионат волейбол буенча бәйге

Нет комментариев