Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә Лениногорск хоккейчыларын көтәләр

Ир-егетләр арасында хоккей буенча башланган республика чемпионаты кысаларында безнең уенчылар бу атнада үз төркемнәрендә Лениногорск спортчыларын кабул итә. Чирмешән командасы моңа кадәр үткән беренче уенда аларга 7:5 исәбе белән оттырып кайткан иде. Зәйлеләр белән очрашу, киресенчә, безнекеләр файдасына тәмамланган. Исәп - 7:8. Чистай командасы белән узган уенда исә якташларыбыз көндәшләрен...

Ир-егетләр арасында хоккей буенча башланган республика чемпионаты кысаларында безнең уенчылар бу атнада үз төркемнәрендә Лениногорск спортчыларын кабул итә. Чирмешән командасы моңа кадәр үткән беренче уенда аларга 7:5 исәбе белән оттырып кайткан иде.


Зәйлеләр белән очрашу, киресенчә, безнекеләр файдасына тәмамланган. Исәп - 7:8. Чистай командасы белән узган уенда исә якташларыбыз көндәшләрен 12:0 исәбе белән буйсындырган.

Шулай итеп, бу атна якшәмбесендә, 29 ноябрь көнне чирмешәнлеләр Лениногорск шәһәре командасы белән очрашачак. Хәзер уенны үткәрү вакытын билгеләү буенча сөйләшүләр бара. Гадәттә, безнең бозда уеннар төштән соң уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хоккей республика чемпионаты