Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә хоккейчылар “Мөшбикә” мәчете кубогы өчен ярыша

Иртәгә,  24 ноябрьдә “Юбилейный” Боз сараенда мөселман яшьләре алка куачак. “Мөшбикә” мәчете кубогына республика күләмендәге хоккей турнирында алты команда көч сынашырга тиеш.

Район үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил Ибраһимов әйтүенчә, тәүге уен  8.30 да, Чирмешән һәм Әлмәт командалары арасында башлана. Сәгать 10 га турнирны ачу тантанасы билгеләнгән.

Чирмешән, Азнакай, Әлмәт, Кукмара,  Түбән Кама, Яр Чаллы командалары ярышачак турнир иганәчеләре – Себердә эшләүче, район түзәгендә “Мөшбикә” мәчетен төзеткән эшкуар якташларыбыз Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев