Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә артистлар да, полицейскийлар да спорт залында

Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр командалары арасындагы уеннарда җиңү көннән-көн кыенлаша бара. Район үзәгенең "Динамо" (полиция хезмәткәрләре), кадетлар мәктәп-интернаты, "СП Чирмешән" (Чирмешән авыл җирлеге), район үзәге мәктәпләренең җыелма командасы, "Крылья Советов" (район Советы һәм башкарма комитеты, "Заказчы хезмәте", район газетасы редакциясе), "Электросеть" командалары чемпионатның икенче этабына узды. Алар ике төркемгә...

Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр командалары арасындагы уеннарда җиңү көннән-көн кыенлаша бара.

Район үзәгенең "Динамо" (полиция хезмәткәрләре), кадетлар мәктәп-интернаты, "СП Чирмешән" (Чирмешән авыл җирлеге), район үзәге мәктәпләренең җыелма командасы, "Крылья Советов" (район Советы һәм башкарма комитеты, "Заказчы хезмәте", район газетасы редакциясе), "Электросеть" командалары чемпионатның икенче этабына узды. Алар ике төркемгә бүленеп көч сынашачак, җиңүче дүрт команда ярышны тагын дәвам итәчәк. Иң көчле дүрт команданы авыл җирлекләре арасыннан да ачыклыйлар. Әлегә Утыз Имән, Ивашкино, Күтәмә, Бәркәтә, Түбән Кәминкә җирлекләре волейболчылары алда.
Хатын-кызлар арасында район үзәгеннән балалар бакчаларының җыелма командасы, район мәгариф бүлеге, район үзәк больницасы, мәдәният хезмәткәрләре, өлкәннәр һән инвалилар йорт-интернаты һәм район газетасы редакциясенең җыелма командасы, район Советы һәм башкарма комитеты, районның пенсия фонды идарәсе җыелма командалары икенче этапка узган.
Бүген, 24 ноябрьдә, район мәдәният йорты спорт залында ир-егетләр бил алыша. Монда кичке җидедә түбәндәге командалар очраша:
Культура (район мәдәният йорты) - "СП Чирмешән";
"Динамо" (полиция хезмәткәрләре) - Кадетлар мәктәп-интернаты;
"СП Чирмешән" - Кадетлар интернат-мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волейбол буенча бәйге