Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән волейболчылары республикада беренче урынны яулады

Муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча республика бәйгесендә районның хатын-кызлар командасына тиңнәр булмады.

Теләчедә узган ярышларда авыл районнарыннан килгән 11 команда көч сынашкан. Финалда Теләче, Чирмешән һәм Әлки районнары очрашкан, безнекеләр шушы ике команданы да җиңеп, лаеклы рәвештә республика чемпионатының алтын медальләренә ия. Теләче - икенче, Әлки районы өченче урыннарда.

Җиңүчеләрне (Флера Рәхимҗанова, Светлана Әхтәмова, Светлана Кузнецова, Лилия Җиһаншина, Гөлназ Җиһаншина, Светлана Хуҗиханова, Гөлнара Плотникова, Земфира Тузилова) бу атнаның дүшәмбе планеркасында да билгеләп үттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Флера Рәхимҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев