Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән стадионында чаңгы базасы декабрьдә эшли башлый

Быел чаңгыда шуарга яратучыларга әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә булачак.

Чирмешән стадионында җәен генә  быел төзелгән “Җиде тирәк” исемле чаңгы базасы декабрь аенда эшли башларга тиеш. 120 квадрат метр мәйданны биләгән  бу базада барлык уңайлыклар да тудырылган: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым киенү-чишенү, хәтта душ бүлмәләре дә ясалган.

7 миллион сумлык модульле базада чаңгылар да бар.

-Төрле зурлыкта, ботинкалары белән 100 пар чаңгы кайтты, - ди “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Камил Назыйров. –Базада көн саен, дүшәмбедән тыш, иртәнге сәгать 10 нан кичке 9 га кадәр чаңгыларны прокатка алырга мөмкин була. Трасса ясау өчен үебезнең  кар машинасы  бар.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев