Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән спортчыларын Зәм-зәм суы белән сыйладылар

Республика мөселманнарының Сарманда узган спартакиадасында катнашкан чаңгычыларыбыз - Лашманнан Айнур Сәлахов, Түбән Кәминкәдән Әхтәм Мусин үз яшьтәшләре арасында җиңү яулап кайтты. 10 январь көнне үткән әлеге бәйгедә бездән район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин җитәкчелегендә 12 кешелек команда көч сынашты. Мөселман - спортчылар бер-берсен мини-футбол, аркан тартышу, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә...

Республика мөселманнарының Сарманда узган спартакиадасында катнашкан чаңгычыларыбыз - Лашманнан Айнур Сәлахов, Түбән Кәминкәдән Әхтәм Мусин үз яшьтәшләре арасында җиңү яулап кайтты.

10 январь көнне үткән әлеге бәйгедә бездән район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин җитәкчелегендә 12 кешелек команда көч сынашты. Мөселман - спортчылар бер-берсен мини-футбол, аркан тартышу, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә сынаганнар. Чаңгыда да узышканнар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, Чирмешән районы командасы - икенче урын иясе, өченчедә -әлмәтлеләр, ә Сарман һәм Кукмара районы спортчылары җиңүчеләр буларак танылган. Призер командаларны бишәр литр зәм-зәм суы һәм Дипломнар белән бүләкләгәннәр.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X