Реклама
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында безнең район педагоглары егерме дүрт команда арасында җиденче урынны яулаганнар. Мамадыш шәһәрендә үткән ярышта Республиканың мәгариф хезмәткәрләре җиңел атлетика, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, озынлыкка сикерү, кул көрәше һәм аркан тартышу буенча көч сынашканнар. Пневматик винтовкадан ату буенча безнең команда - җиңүче. Бу төрдә Югары Кәминкә мәктәбенең...
Җиңел атлетика эстафетасында Иске Котыштан Валентина Бикмурзина, Ивашкинодан Алевтина Утриванова, Бәркәтәдән Марат Җамалиев, Иске Кадидан Илназ Мөхетдиновлар район данын лаеклы яклаганнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз