Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы җитәкчесе призын кем алыр?

Район башлыгы призына авыл җирлекләре, район үзәге оешмалары командалары катнашында волейбол ярышларының ярымфинал уеннары башланды. Алар бик кызу булыр сыман. Ир-егетләр арасында финал уеннарына чыгу өчен 8 команда тагын ике көн бил алышырга тиеш. Волейболчылар ике төркемгә бүленеп, район мәдәният йорты һәм лицей спорт залларында көч сынашачак. Тәүге уеннар бүген,...

Район башлыгы призына авыл җирлекләре, район үзәге оешмалары командалары катнашында волейбол ярышларының ярымфинал уеннары башланды. Алар бик кызу булыр сыман.

Ир-егетләр арасында финал уеннарына чыгу өчен 8 команда тагын ике көн бил алышырга тиеш. Волейболчылар ике төркемгә бүленеп, район мәдәният йорты һәм лицей спорт залларында көч сынашачак. Тәүге уеннар бүген, ягъни 18 февральдә 18.00 сәгатьтә башлана.
18 февраль көнне узачак уеннар
Район мәдәният йорты спорт залында:
18.00
Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге - Ивашкино авыл җирлеге
18.40
Яңа Кади авыл җирлеге - МЧС һәм Казначылык департаменты җыелма командасы
19.20
Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге - Яңа Кади авыл җирлеге
20.00
Ивашкино авыл җирлеге - МЧС һәм Казначылык департаменты җыелма командасы
Чирмешән лицее спорт залында:
18.00
Бәркәтә авыл җирлеге - "Электросеть"
18.40
Район үзәге мәктәпләре укытучылары - Түбән Кәминкә авыл җирлеге
19.20
"Электросеть"- Түбән Кәминкә авыл җирлеге
20.00
Район үзәге мәктәпләре укытучылары - Бәркәтә авыл җирлеге
19нчы февраль көнне узачак уеннар
Район мәдәният йорты спорт залында:
18.00.
Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге - МЧС һәм Казначылык департаменты җыелма командасы
18.40.
Яңа Кади авыл җирлеге - Ивашкино авыл җирлеге
Чирмешән лицее спорт залында
18.00.
Район үзәге мәктәпләре укытучылары -"Электросеть"
18.40.
Бәркәтә авыл җирлеге - Түбән Кәминкә авыл җирлеге
Финалга 4 команда чыгачак. Алар инде төп приз өчен ярышачак та. Ә хатын-кызлар командалары әлегә ярымфиналга чыгу өчен көрәшә.
Белешмәләрне 2-54-89 телефон номеры буенча шалтыратып, яки районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлегенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан волейбол буенча бәйге