Чирмешән районы боксчылары беренче, икенче, өченче булганнар
Спорт

Чирмешән районы боксчылары беренче, икенче, өченче булганнар

“Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылары Баулы шәһәрендә бокс буенча җиңү яулаганнар.

Баулы шәһәрендә бокс буенча узган Бөтенроссия турнирында “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар Александр Кобылин (1нче Чирмешән мәктәбе) һәм Александр Апалаев (Ивашкино) үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаганнар. Инна Андреева, Дарья Дякону – икенче, Виктор Григорьев - өченче урын ияләре. Яшь боксчыларны тренер Николай Емельянов өйрәтә.

Архив фотосы


Нет комментариев