Чирмешән лицеена футболчылар килде
Спорт

Чирмешән лицеена футболчылар килде

Чирмешәндә узган футбол ярышында муниципаллар эшмәкәрләрдән остарак уйнады.

Район эшмәкәрләре Чирмешән лицее спорт мәйданчыгында муниципаль хезмәткәрләр белән очрашты. 26 май – Россия эшкуарлары көне уңаеннан биредә алар арасында мини-футбол буенча ярыш оештырганннар.

Уен иптәшләрчә булса да, киеренке узды. Исәпне әүвәл эшмәкәрләр ачты, тик, барыбер, нәтиҗәдә муниципалларның “Хезмәт резервы” командасы көндәшләрен 7:2 исәбе белән җиңүгә иреште.

Мини-футбол буенча мондый бәйге районда өченче тапкыр оештырыла. Киләчәктә волейбол һәм башка спорт төрләре буенча да ярышлар оештыру ниятләнә.

Күбрәк фото: Чирмешәндә муниципаль хезмәткәрләр белән эшмәкәрләр футболда көч сынашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фотолары


Нет комментариев