Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Чирмешән“ командасы “Олимп“ белән очрашты

Чирмешәннең ир-егетләр командасы алкалы хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында Мамадышның "Олимп" командасы белән очрашып, аларга 4:6 исәбе белән оттырды. Уенның беренче ике периодында бозда тулысынча кунаклар хакимлек итте дисәң дә була. Мамадышлылар хуҗалар капкасына бер-бер артлы әлләничә алка кертүгә иреште. Дөрес, өченче периодта чирмешәнлеләр исәпне тигезләүгә якынлаштылар. Исәп 4:5 булгач,...

Чирмешәннең ир-егетләр командасы алкалы хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында Мамадышның "Олимп" командасы белән очрашып, аларга 4:6 исәбе белән оттырды.

Уенның беренче ике периодында бозда тулысынча кунаклар хакимлек итте дисәң дә була. Мамадышлылар хуҗалар капкасына бер-бер артлы әлләничә алка кертүгә иреште. Дөрес, өченче периодта чирмешәнлеләр исәпне тигезләүгә якынлаштылар.
Исәп 4:5 булгач, уен ахырында безнекеләр капкачыны алып, бозга алтынчы уенчыны чыгарды. Тик "Олимп" буш капкага тагын бер алка кертте.Шулай итеп, ахыргы нәтиҗә мамадышлылар файдасына - 4:6.
Чирмешән командасы уеннарын дәвам итәчәк әле. 7 марттан плей-офф очрашулары башлана.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан хоккей Олимп командасы