Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән хоккейчылары чемпионлыктан бер адымда

Безнең "Корыч ябалаклар" узган атнада Мамадыш хоккейчыларын 6:1 исәбе белән отып кайтты. Бу якшәмбедә, 20 март көнне исә мамадышлылар үзләре безгә киләчәк. Көрәш кызу булырга охшаган. Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелеге финалына узган бу командаларга көндәшләрен ике тапкыр җиңү кирәк, дип язган идек. Безнекеләрнең бер җиңүе бар инде. Мамадышлыларны тагын...

Безнең "Корыч ябалаклар" узган атнада Мамадыш хоккейчыларын 6:1 исәбе белән отып кайтты. Бу якшәмбедә, 20 март көнне исә мамадышлылар үзләре безгә киләчәк. Көрәш кызу булырга охшаган.

Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелеге финалына узган бу командаларга көндәшләрен ике тапкыр җиңү кирәк, дип язган идек. Безнекеләрнең бер җиңүе бар инде. Мамадышлыларны тагын бер ота алсак, "Корыч ябалаклар" - чемпион булыр, җәмәгать.
Боз сараендагы уен якшәмбе көнне 17 сәгатьтә башлана. Хоккейчыларыбызга көч бирик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хоккей Мамадыш чемпионат Республики