Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән балалары дзюдо белән шөгыльләнәләр

Чирмешәндә егермеләп бала дзюдо серләрен өйрәнә. Көрәшкә йөрүчеләр арасында кызлар да бар. Чирмешән лицее спорт залында күнегүләрне тренер Марат Исхаков алып бара икән. Атнасына өч тапкыр оештырылучы бу секциягә 8 яшьтән 15 яшькә чаклы булган балалар йөри. Биредә шөгыльләнүче, башкалардан гәүдәгә шактый эрерәк күренгән, тирләп-пешкән ике егеттән: -Моннан чыккач тәмәке...

Чирмешәндә егермеләп бала дзюдо серләрен өйрәнә. Көрәшкә йөрүчеләр арасында кызлар да бар.

Чирмешән лицее спорт залында күнегүләрне тренер Марат Исхаков алып бара икән. Атнасына өч тапкыр оештырылучы бу секциягә 8 яшьтән 15 яшькә чаклы булган балалар йөри. Биредә шөгыльләнүче, башкалардан гәүдәгә шактый эрерәк күренгән, тирләп-пешкән ике егеттән:
-Моннан чыккач тәмәке кабызмыйсызмы соң?- дип сорыйм.
-Юк инде, абый,-диләр Чирмешән лицееның 9 сыйныф укучылары Илшат Гатауллин белән Илдус Кәримов.- Монда андый начар уйлар тир белән чыгып бетә, аны уйларга вакыт та калмый әле. Үпкәләр яхшы эшләсен өчен йөгерәбез дә без. Тәмәке тартсаң, йөгереп тә, спорт белән дә чынлап шөгыльләнеп булмыйдыр инде ул.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы спорт дзюдо