Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бүләкләрне нефтьчеләр бирде

"Шушмаойл" идарә итү компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять призларына хоккей буенча балалар арасында турнир оештырылды. "Юбилейный" боз сараенда үткән бу бәйгедә Чистай, Зәй, Кама Аланы, Челно-Вершины (Самара өлкәсе), Иске Кади һәм Чирмешән хоккейчылары көч сынашты. Беренче уенда "Корыч ябалаклар"ның (Чирмешән) кече төркеме (2006-2007нче елны туган малайлар) Чистай командасы белән очрашып, 8:4...

"Шушмаойл" идарә итү компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять призларына хоккей буенча балалар арасында турнир оештырылды.


"Юбилейный" боз сараенда үткән бу бәйгедә Чистай, Зәй, Кама Аланы, Челно-Вершины (Самара өлкәсе), Иске Кади һәм Чирмешән хоккейчылары көч сынашты.

Беренче уенда "Корыч ябалаклар"ның (Чирмешән) кече төркеме (2006-2007нче елны туган малайлар) Чистай командасы белән очрашып, 8:4 исәбенә җиңү яулады.

Икенче көнне Чирмешән хоккейчылары (2002-2003нче елны туганнар) финалда Зәй спортчыларына каршы уйнадылар һәм, кызганычка каршы, 2:4 исәбенә оттырдылар. "Яшьлек" (Зәй) командасы беренче урынга лаек булды, "Корыч ябалаклар" - икенче, "Рассвет" (Челно-Вершины)- өченче урыннарда.

Турнирның өченче көнендә дә өч команда ярышты. Бу уеннар иң киеренке булды.

Иске Кади командасын 14:4, чистайлыларны 10:1 исәбе белән җиңеп, Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" командасы өлкәннәр төркемендә беренче урынны яулады. "Авангард" - икенчедә, Чистай спортчылары өченче урында.

Әлеге турнирның соңгы уены кызлар командалары арасында узды. Монысында чирмешәнлеләр Кама Аланы хоккейчыларына оттырдылар.

"Шушмаойл" идарә итү компаниясе" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшин турнирда җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, дипломнар, барлык катнашучыларга, иң яхшы уенчыларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей буенча балалар арасында турнир