“Безнең Чирмешән“гә шахматчылар килде
Район шахматчылары бүген "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә көч сынаша.
Инде традициягә әверелгән бу спорт бәйрәмендә быел 54 ир-ат, хатын-кыз, яшүсмер егетләр һәм кызлар, мәктәп укучылары алты группага бүленеп уйный. Араларында турнирның былтыргы җиңүчесе Утыз Имәннән элеккеге офицер, 68 яшьлек Самат Ризванов, Яңа Элмәледән шулай ук 68 яшьлек Анатолий Иванов, Ульяновкадан...