“Авангард” – җитди көндәш
Иске Кадиның "Авангард" хоккей командасы (тренер - Рәдис Камалов) тагын бер турнирның кубогын отты. Бу юлы якташларыбыз Кама Аланының "Союз" командасын оттылар, соңгы исәп - 6:5. Чирмешәндәге боз сараенда әлеге командаларның иптәшләрчә очрашуында 1997 - 1998нче елларда туган малайлар уйнады. Алышны карарга аларның әти - әниләре дә килгән иде. "Авангард"...
Иске Кадиның "Авангард" хоккей командасы (тренер - Рәдис Камалов) тагын бер турнирның кубогын отты.
Бу юлы якташларыбыз Кама Аланының "Союз" командасын оттылар, соңгы исәп - 6:5.
Чирмешәндәге боз сараенда әлеге командаларның иптәшләрчә очрашуында 1997 - 1998нче елларда туган малайлар уйнады. Алышны карарга аларның әти - әниләре дә килгән иде.
"Авангард" белән "Союз" очрашуын, җиңүчеләрне бүләкләү чыгымнарын Иске Кадиның "БАРС" кибете күтәргән.
-Чирмешәнгә бу командабызның беренче генә килүе, - ди кунакларның тренеры Рөстәм Шәймарданов. -
"Авангард"ның көчле команда булуына инандык.
Кадыйр Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев