Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әккәрәйдә чаңгычыларны балык ашы һәм кайнар коймак белән сыйладылар

Әккәрәй авылында инде бишенче ел рәттән гади колхозчы авылдашлары Илья Ефимов истәлегенә чаңгы узышлары оештырыла.

Шушы авылда туган һәм яшәгән Илья Арсентьевич Ефимов бала чагыннан ук Фрунзе исемендәге колхозда, терлекчелектә эшләгән. Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганлыктан, ул әнисенә сеңелесе Зояны үстерергә булыша. Илья Ефимовка колхозда  бригадир, ферма мөдире дә булып эшләргә туры килгән. Хезмәтендәге казанышлары өчен, уңган якташыбызны 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләклиләр. 2007 елда ветеран мәрхүм булган.

-Без - аның балалары, оныклары -  әтиебез, бабабыз белән горурланабыз. Яшь буын үткәннәрне онытмаска тиеш. Чаңгы ярышларын да гел аңа багышлап үткәрәбез, - ди Илья Ефимовның оныгы, Әккәрәй мәктәбе директоры Людмила Калмыкова.

”Әккәрәй чаңгы юлы”на алтмышлап  кеше чыккан. Анда күрше Нурлат, Әлмәт районнарыннан, Түбән Кама шәһәреннән дә спортчылар катнашкан. 5 яшьтән 60 яшькә кадәрге чаңгычылар арасыннан иң олылары: авыл китапханәчесе Ольга Ефимова, мәктәп каравылчысы Александр Сипатров. Чаңгыга баскан һәркемгә бу көнне шоколад биргәннәр. Ә җиңүчеләр шәп бүләкләргә ия.

-Илья Арсентьевичның кияве Дмитрий Калмыков кунакларны балык ашы белән сыйлады. Ә коймакларны  орден иясенең оныгы Людмила һәм килене Татьяна пешерде. Бәйгенең барлык иганәчеләренә, ярышны оештырырга булышкан  мәктәп, мәдәният йорты коллективларына бик зур рәхмәт, - диде  Людмила Калмыкова.

 Людмила Калмыкова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев