Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советы и жизнь

Чирмешән районы җирлекләрендә узган җыеннарда иң күп сораулар юллар турында булган

Районыбыздагы авыл җирлекләрендә узган җыеннарда, нигездә, үзара салым акчасына кагылышлы мәсьәләләр каралса да, авыл халкы район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларын, проблемаларын җиткерде. Аеруча еш күтәрелгәне – юллар торышы. Буаларны, күперләрне ремонтлау зарурлыгы да борчый халыкны.

Очрашуларда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, башкарма комитет җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, оешма һәм учреждение җитәкчеләре дә катнаштылар, шунлыктан авылларда яшәүчеләр теге яки бу өлкәдәге җаваплы кешеләргә сорауларын турыдан-туры бирә алдылар.

Һәр җирлектә диярлек юллар мәсьәләсе күтәрелде. Бүген ул аеруча Кармыш авыл җирлегендә кискен тора. Олы юлдан Яшәүчегә кадәр юл нык җимерелгән, биредә капиталь ремонт кирәклеге турында күптәннән сүз бара. Башка кайбер авылларга да ансат кына кереп тә булмый. Утыз Имән белән Ульяновка, Шешминка белән Андреевка арасындыгы юлларны да рәтлисе бар. Байтак авылларда (Иске Кади, Кара Чишмә, Ивашкино, Тукай, Кызыл Яр, Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Утыз Имән, Чумачка, Девичья Поляна) юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү сорала.

Узган җыеннарда шәхси сораулар булмаган диярлек, күпчелек авыл тормышын кайгыртып чыгыш ясаган. Бүген кайбер авылларда чиста су белән тәэмин итү проблемасы бар икән. Кайдадыр су үткәргечләрне яңартырга, яңа скважиналар, су башняларын урнаштырырга, башкаларда су линияләренә тоташтырырга кирәк. Бу хакта Шешминкада, Чирмешәндә, Ульяновкада, Ивашкинода, Югары Кәминкәдә, Түбән Кәминкәдә узган җыеннарда сораулар еш яңгыраган.

Авылларда башкарылган эшләр дә күп, ләкин хәл ителә торганнары да бар. Шешминкада, Кара Чишмәдә, Лашманда, Чумачкада күперләрне ремонтлауда ярдәм сораганнар. Иске Кадида, Югары Кармалкада, Иске Элмәледә буаларны төзекләндерү кирәклеге турында әйткәннәр.

Шешминкада һәм Лагеркада мәктәпләрне ремонтлау, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, Утыз Имәндә, Кармышта, Кара Чишмәдә, Иске Элмәледә, Яңа Элмәледә, Иске Үтәмештә - спорт мәйданчыклары төзү яисә төзекләндерү, Кармышта һәм Туймәттә - яңа фельдшер-акушерлык пунктлары зарурлыгы, Бөгелмәгә рейс автобусы хәрәкәте турында сүз булган, тукталыш павильоннары кирәк, дигәннәр. Кайбер сорауларга урыннарда ук җавап бирелгән, башкаларны тормышка ашыру өчен вакыт кирәк, ләкин аларның берсе дә игътибарсыз калмаган, контрольгә алынган. Кайбер мәсьәләләрне, мәгълүм булганча, референдумда яклау табылса, үзсалым акчаларына башкарып булачак.

Фото Кадыра Гумерова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев