Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Сайлау участокларына – паспорт белән

Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга бюллетеньнәр паспорт яки паспортны алмаштыручы башка документны күрсәткәннән соң бирелә. Гамәлдәге законнар нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы документ сыйфатында түбәндәге документлар файдаланылырга мөмкин: - Россия Федерациясе Президентының 232 санлы күрсәтмәсе (13.03.1997 ел) һәм РФ Хөкүмәтенең 828 санлы карары (08.07.1997 ел) белән расланган,...

Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга бюллетеньнәр паспорт яки паспортны алмаштыручы башка документны күрсәткәннән соң бирелә.


Гамәлдәге законнар нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы документ сыйфатында түбәндәге документлар файдаланылырга мөмкин:

- Россия Федерациясе Президентының 232 санлы күрсәтмәсе (13.03.1997 ел) һәм РФ Хөкүмәтенең 828 санлы карары (08.07.1997 ел) белән расланган, Россия Федерациясе гражданины паспорты турында положение белән гамәлгә кертелгән Россия Федерациясе гражданины паспорты;

-түбәндәге очракларда СССР гражданинының 1974 ел үрнәгендәге паспорты да ярый:

1)әгәр дә Россия Федерациясе гражданлыгы күрсәтелгән булса;

2)яки Россия Федерациясе гражданлыгы булуын раслаучы вкладыш булса;

3)яки Россия Федерациясе территориясендә 1992 елның 6 февраленнән үк даими яшәвен раслаучы прописка штампы булганда.

1974 ел үрнәгендәге СССР паспортында тиешле яшькә җиткәч фотолар ябыштырылырга тиеш;

-Россия Федерациясе Президентының 232 санлы күрсәтмәсе (13.03.1997 ел) һәм РФ Хөкүмәтенең 828 санлы карары (08.07.1997 ел) белән расланган, Россия Федерациясе гражданины паспорты турында положение белән гамәлгә кертелгән яңа паспортны рәсмиләштергәнче бирелә торган Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы вакытлыча таныклык.

РФ Хөкүмәтенең 828 санлы карары (08.07.1997 ел) белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турында положениенең 7 пункты буенча, Россия Федерациясе гражданины паспортының түбәндәге срокларда гамәлдә булуы каралган:

14 яшьтән - 20 яшькәчә;

20 яшьтән - 45 яшькәчә;

45 яшьтән - чиксез.

Гражданинга 20 яки 45 яшь тулгач (чакырылыш буенча армиягә алынган хәрбиләрне исәпкә алмаганда), паспорт алмаштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев