Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Мөмкин булганча, булышачак

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел инде икенче тапкыр Чирмешән районындагы сайлаучылары белән очрашты. Чираттагы кабул итүгә 14 кеше килгән иде. Депутатыбыз һәркемнең гозерен игътибар белән тыңлап, киңәшләрен бирде, кайберәүләргә материаль ярдәм дә күрсәтергә ышандырды, ә инде мөмкин булмаган эшкә һәм ярдәмгә өметләндермәде. Ивашкино авылының балалар бакчасына "Нурлатнефть"...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел инде икенче тапкыр Чирмешән районындагы сайлаучылары белән очрашты. Чираттагы кабул итүгә 14 кеше килгән иде.


Депутатыбыз һәркемнең гозерен игътибар белән тыңлап, киңәшләрен бирде, кайберәүләргә материаль ярдәм дә күрсәтергә ышандырды, ә инде мөмкин булмаган эшкә һәм ярдәмгә өметләндермәде.

Ивашкино авылының балалар бакчасына "Нурлатнефть" идарәсе ярдәме белән уен мәйданчыгы ясалачак.

Чумачка авылындагы буаны ремонтлау өчен шул ук идарә торбалар бирәчәк, ә юл ясауны район үз өстенә ала. Илгиз Мисбах улына хезмәт хакларын вакытында ала алмаучы райондашларыбыз да мөрәҗәгать итте, йорт төзүдә һәм ремонтлауда ярдәм сорап килүчеләр дә бар.

Депутатыбыз сайлаучылары белән тагын ике айдан - май башында очрашачак.

Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт Советы депутаты