Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Күп балалыларга – бушлай җир участогы

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга шәхси торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып бару өчен, кирәк булса, Чирмешәндә - 0,10-0,15, ә башка торак пунктларда 0,15-0,20 гектар бушлай җир участогы бирелергә мөмкин. Муниципаль район Советының чираттагы XVIII утырышында депутатлар моны карарда да чагылдырдылар. Бушлай җир участогы алырга хокуклы гражданнар...

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга шәхси торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып бару өчен, кирәк булса, Чирмешәндә - 0,10-0,15, ә башка торак пунктларда 0,15-0,20 гектар бушлай җир участогы бирелергә мөмкин.


Муниципаль район Советының чираттагы XVIII утырышында депутатлар моны карарда да чагылдырдылар. Бушлай җир участогы алырга хокуклы гражданнар исемлеген әзерләү тәртибе турында аерым карар кабул ителде.

Утырышта "2011 елда Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында законлылык һәм хокук тәртибенең хәле турында" район прокуроры Рим Сөнгатуллин мәгълүмат бирде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, былтыр районда аеруча авыр һәм авыр җинаять кылулар, 2010 елдагы белән чагыштырганда, шактый арткан. Гомумән, тулаем җинаятьләр очраклары да үсештә.

Бүгенге утырышта муниципаль районның контроль - хисап палатасы отчеты да тыңланды һәм игътибарга алынды. Сүз уңаенда, әлеге палата штаты тагын бер кешегә артты - монда өлкән инспектор да эшләячәк.

Депутатлар кабул иткән тагын бер карар Россия Президентын сайлаулар белән бәйле. ТР Чирмешән муниципаль районы буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар күрсәтү турында әлеге карар муниципаль район территория сайлау комиссиясенә җибәрелә.

Муниципаль район Советының чираттагы бу утырышын Совет рәисе, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин алып барды.

Утырышта кабул ителгән карарларның кайберләре район газетасының алдагы саннарында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев